Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә Сабантуйлар авыллардан башланды


Ижау Сабантуе, 2011 ел
Ижау Сабантуе, 2011 ел

Бу атнада Удмуртия ТИҮнең чираттагы идарә утырышында узган уку елына нәтиҗә ясалды. Шулай ук киләсе уку елына татар сыйныфлары туплау һәм Сабантуй үткәрү турында сүз да барды.


ТИҮ әгъзалары, милли-мәдәни автономия вәкилләре татар сыйныфлары укытылган берничә мәктәптә очрашуларда булып, беренче сыйныфларга балаларны кабул итү өчен ата-аналар белән очрашу өчен мөмкинлекләр тудыру хакында сөйләшкән. Бу юнәлештә агитация эшен актив алып барырга кирәклегенә басым ясалды.

Татар теле укытылган Ижау шәһәренең алтынчы санлы гимназиясенә инде татар сыйныфына балалар саны җитәрлек күләмдә язылган.

Икенче итеп гимназиягә Габдулла Тукай исемен бирү мәсьәләсе каралды. Ижау шәһәре администрациясенең мәгариф бүлегенә милли оешмалар хат юллаган, ул тикшерелә.

Утырышта тикшерелгән мәсьәләрнең иң мөһиме – ул милли бәйрәмебез, Сабантуйларын уздыру булды. Удмуртиянең кайбер төбәкләрендә ул инде узган. Кайдадыр әзерләнә генә. Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов республикада узачак Сабантуйлар турында тулы мәгълумат җиткерде.

Төп Сабантуйда ат чабышы булмаячак

Татарлар күмәк яшәгән күпчелек төбәкләрдә бәйрәмнәр 16 һәм 23 июнь көненә билгеләнгән. Әлегә Сарапул шәһәрендә бәйрәмне уздыру урыны турында гына бәхәс бара икән. Инде ике дистә еллап Сарапул татарлары Сабантуйга Ак Шабариха елгасы буена җыела иде. Быел әлеге урында татар бәйрәмен уздырырга рөхсәт юк. Шәһәр паркында оештырырга тәкъдим итәләр. Димәк, ат чабышы булмаячак һәм ул шәһәр бәйрәме генә булып калачак дигән фикердә милли оешма вәкилләре.

Республика татарларының төп бәйрәме дә ат чабышыннан башка гына узачак. 2010 елда федераль Сабантуе узган мәйдан – Киров паркы сайланган быелгы милли бәйрәмгә. Ул вакытта бәйрәм ике мәйданда – паркта һәм ипподромда оештырылган иде. Быел шәһәр һәм республика җитәкчеләре паркта уздырырга дигән карар кабул иткән. Бәйрәмне оештырырга президент 200 мең сум, милли сәясәт министрлыгы 100 мең сум акча бирә. Шул ук вакытта милли оешма җитәкчеләре җирле эшкуарлар белән очрашкан. Алар милли мәнфәгатьләр өчен фонд булдырырга һәм анда акча күчерергә ризалашкан.

Удмуртиянең Кияс районы Тауҗамал авылында узган Сабантуе хакында “Гүзәл” татар халык җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Нурулла Хуҗагалиев сөйләде. Көн дә матур булган, халык та күрше авыллардан бик күп җыелган. Иң кызыклы бәйгеләрдән – яшьләр тракторларда ярышкан. Сабантуй програмына кертелгән катыклы чүлмәк төбеннән акча эзләү үзенчәлекле узган. Зур чүлмәк әзерләгәннәр оештыручылар, анда малайларга билдән чумып акча эзләргә кирәк булган. Шулай булуына карамастан катнашучылар саны күп булган, аларны күзәтергә дә кызык булды, дип сөйләде Нурулла Хуҗагалиев.
XS
SM
MD
LG