Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch Францияне "Рособоронэкспорт" ширкәтен күргәзмәгә кертмәскә чакырды


Кеше хокукларын яклаучы Human Rights Watch оешмасы Франция рәсмиләренә Парижда 11-15 июнь көннәрендә үтәчәк корал күргәзмәсенә Русиянең "Рособоронэкспорт" ширкәтенә катнашу рөхсәтен бирмәүне сорап мөрәҗәгать итте. Оешма белдерүендә, Русия Сүриягә корал сата. Бу коралны Сүрия хакимиятләре тыныч халыкка каршы куллана ала, диелгән белдерүдә.

Франция Сүриягә корал сатуны тыйды һәм Башар Әсад режимын кискен тәнкыйтьләп килә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәү Сүриягә ракета һөҗүмнәренә каршы җиһазлар сата, аларны кешеләргә каршы кулланып булмый, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG