Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәр идарәсе урам җыеннарында катнашучылар санын билгеләде


2012 елның 14 апрелендә Казанда табигатьне саклаучылар җыелган иде
2012 елның 14 апрелендә Казанда табигатьне саклаучылар җыелган иде
Казан шәһәр идарәсенең башкарма комитеты башкаланың 17 урынында урам җыеннары вакытында катнаша алган кешеләрнең санын билгеләде.

Ирек мәйданында Ленин һәйкәле янында күп дигәндә 64, мэрия каршында – 21, хөкүмәт бинасы янында - 57, мәйдандагы паркта 283 кешедән дә күбрәк була алмый, диелгән комитет карарында.

Иң күп кешене Казанның Меңьеллык мәйданы сыйдыра, анда 8100 кешегә җыелырга рөхсәт ителә. Милли мәдәни үзәк каршындагы мәйданга 877, Җиңү паркына – 788, Камал театры каршына – 488, “Черек күлдә” – 455, Горький паркында – 210, Бауман урамында – 108, Шаляпин һәйкәле каршында күп дигәндә 48 кеше генә җыела ала, диелгән Казан шәһәр идарәсенең башкарма комитеты карарында.
XS
SM
MD
LG