Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә сайлаулар 7 июльгә күчерелгән


Либиядә Дәүләт җыенына сайлау көне 19 июньнән 7 июльгә күчерелгән.

Сайлау комиссиясе башлыгы Нури әл-Аббар сүзләренчә, тавыш бирүнең күчерелүе сайлау турындагы канунның көткәннән соңрак кабул ителүе белән бәйле. Бу сайлауга кертелмәгән намзәтләргә карарны шикаять итүгә вакыт булсын өчен шулай эшләнелгән.

Әл-Аббар белдерүенчә, Дәүләт күчеш шурасына сайлауның күчерелүе турында якшәмбе хәбәр ителгән. Элегрәк Европа берлеге Либиягә үз күзәтүчеләрен җибәрүен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG