Accessibility links

Мәскәүдә «Миллионнар маршы» оештыру комитетының чираттан тыш утырышы уза


Бүген Мәскәүдә 12 июньгә билгеләнгән «Миллионнар маршы» оештыру комитетының чираттан тыш утырышы уза.

Twitterдa гражданнар активистлары хәбәр итүенчә, анда оппозиция вәкилләре фатирларында узган тентүләр сәбәпле, киләчәк гамәлләрне хәл итү мәсьәләсе каралачак. Полиция вәкилләре бүген Алексей Навальный, Сергей Удальөов, Илья Яшин, Борис Немцов һәм Ксения Собчак өйләренә килеп тентү оештырды. Аларны 12 июньдә тикшерү комитетына чакыртканнар.

Тентү 6 майда Сазлык мәйданындагы тәртипсезлекләр белән бәйле эш нигезендә узган. 12 июньдә сорау алу өчен чакыртылган оппозиционерлар «Миллионнар маршы»нда чыгыш ясарга планлаштырган.
XS
SM
MD
LG