Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендә корал саклагычында яңа шартлаулар булды


Оренбур өлкәсе Бузулук районындагы корал саклагычларында дүшәмбе көнне булган шартлаулардан соң чыккан янгын дәвам итә. Бүген яңа шартлаулар турында хәбәр ителде. Үзәк хәрби бүлгә мәгълүматларына караганда, янгынны сүндерү вакытында корал шартлаган.

Шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә биш кешегә зыян килгән. 300ләп кеше, шул исәптән күршедәге Самар өлкәсендә яшәүчеләр дә башка урынга күчерелгән.

Төбәк хакимияте өйләре әлеге шартлау урныннан ерак булмаганнарга 10 мең сум акча түләргә вәгъдә итә.

Шартлау һәм янгын учакларын юк итү эшенә махсус очкычлар, боралаклар, роботлар җәлеп ителгән.

Оренбур өлкәсендәге Бузулук районында гадәттән тыш хәл кертелгән.
XS
SM
MD
LG