Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Беларуска бара


Июньнең 14дә президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге Башкорстан вәкилчелеге Беларус сәүдә-сәнәгать пулатында булачак. Сәфәрнең максаты – Беларус белән Башкортстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне җанландыру, яңа элемтәләр булдыру. Очрашу вакытында тарафлар үзләренең икътисади мөмкинлекләрен күрсәтәчәк һәм инвестиция мөмкинлекләре белән таныштырачак.

Минскига барачак Башкортстан вәкилләре арасында Башкортстан хөкүмәте һәм президент администрациясе вәкилләре, Башкортстанның сәүдә-сәнәгать пулаты президенты, нефть эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы ширкәтләре башлыклары бар.
XS
SM
MD
LG