Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Новая газета" хәбәрчесе Сергей Соколовны яклап чыккан журналистлар тоткарланды


Сергей Соколовны яклап оештырылган урам җыены
Сергей Соколовны яклап оештырылган урам җыены
Мәскәүдә Русия Тикшерү комитеты каршына "Новая Газетада" эшләгән хезмәттәшләре Сергей Соколовны яклап чыккан берничә журналист тоткарланды.

Аларның берсе, Нателла Болтянская сүзләренә караганда, полиция бу гамәлләрен берничек тә аңлатмаган, үзләре белән таныштырмаган.
Тоткарланган кешеләр арасында Владимир Варфоломеев, Александр Подрабинек, Ольга Бычкова һәм Алина Гребнева, дип хәбәр ителә.

Урам җыены "Новая Газета" баш мөхаррире Дмитрий Моратовның Тикшерү комитеты башлыгы генерал-полковник Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итүеннән соң оештырылды. Моратов үз хатында Соколовка янаулар булуы турында язган иде.

Моратов сүзләренә караганда, узган атнада Кабарда-Балкар республикасы башкаласы Нальчикта вакытта Бастрыкин 2010 елда Кавказда 12 кешене үтергән җинаятьчел төркемне табып җәзага тарттырмауда аның гаепле булганы турында "Новая газетада" чыккан мәкаләгә ризасызлык белдергән һәм Соколовка үлем белән янаган. Мәскәүгә кайткач та Соколовны билгесез кешеләр урманга илтеп ташлаганнар, диде Моратов.

“Безнең максат басмабыз хезмәткәренең иминлеген тәэмин итү. Моның өчен без аны әлегә чит илгә җибәрдек,” диде Моратов.

Бу хәлгә карата йәки Моратовның мөрәҗәгатенә Тикшерү комитетыннан реакция әлегә булмады.
XS
SM
MD
LG