Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа футбол беренчелеге саннарда


Бу җомгада Варшауда башланып 1 июльдә Киевта тәмамланачак Европа футбол беренчелегенә бәйле кайбер саннар.

2 – Узган дөнья футбол беренчелеге нәтиҗәләрен алдан күрсәткән Пауль исемле сигезаяк кебек мәшһүр булу өчен көрәшүче җанварлар саны. Украинада Евро беренчелеге нәтиҗәләрен “экстрасенс чучка” алдан фаразласа, Польшада бу эшкә Чита исемле филне җиккәннәр.

8 – Сигез шәһәрдә Европа беренчелеге уеннары узачак стадионнар саны. Беренчелек Украинаның Донецки, Харьков, Киев һәм Львов шәһәрләрендә, Польшаның Гдански, Познань, Варшау һәм Вроцлав шәһәрләрендә узачак. Беренче уен Варшауда уйналса, финал уены 1 июль көнне Киевта үтәчәк.

16 – Украина һәм Польшадагы Европа беренчелеге уеннарында катнашучы илләр саны. Алар 53 ил катнашындагы квалификация раундлары аша үтте.

31 – Күптән түгел Украинада үткән фикер белешүдә Евро уеннары илнең абруен күтәрергә ярдәм итмәячәк дип исәпләүчеләр проценты.

50 – Киевта Днепр елгасындагы бер утрауда 10 мең швед җанатары урнашыр дип көтелгән чатырлар шәһәрчегендә урнаштырылган бәдрәфләр саны.

65 – Польшаның FIFA дөнья футбол рейтингындагы урыны. Моңарчы Европа беренчелегенең бу кадәр түбән рейтинглы илдә узганы юк иде әле. Польшаның иң югары рейтингы – 17нче урын 2007 елда булган иде. Украина исә хәзер 50нче урында.

Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко
241 – Европа беренчелеге ачылганда Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко узган елның октябрендә кулга алынганнан бирле төрмәдә үткәргән көннәр саны. Тимошенко үзен җиде ел төрмәгә хөкем итүне президент Виктор Янукович тарафыннан сәяси җәзалау дип атый. Күп кенә Европа җитәкчеләре бу фикер белән килешә. Кайберләре шуңа протест йөзеннән беренчелекнең Украина өлешенә бармаячакларын белдерде.

Фемен активистлары Днепропетровскида Европа футбол беренчелеге бүләгенә һөҗүм итә
Фемен активистлары Днепропетровскида Европа футбол беренчелеге бүләгенә һөҗүм итә
300 – Украинада һәм Польшада протест чараларына чыгарга әзер торучы Фемен активистлары саны. Фемен активистлары Украинада фәхишәлек һәм кеше сәүдәсе зур тизлек белән үсә баруга ярым шәрә чыгып протест белдерү белән танылды. Фемен Европа футбол беренчелеге Украинада фәхишәлекне тагын да арттыра дип яңа протест чаралары үткәрәчәген белдерде.

800 – Киевтагы беренчелек үтәчәк стадион янында урнашкан фатирның бер төн өчен долларларда исәпләнгән бәясе.

1400 – Туристлар ташкыны көннәрендә полициягә ярдәм итү өчен таратылган электрон тавыш тәрҗемә итү җиһазлары саны.

Һенри Делоне
Һенри Делоне
1960 – Тәүге Европа футбол беренчелеге узган ел. Францияле Һенри Делоне Европа беренчелекләрен оештырып җибәрүгә зур өлеш кертә, әмма беренче бәйгегә кадәр биш ел элегрәк вафат була. Бәйгедә җиңүчегә бирелә торган бүләк аның исемен йөртә.

52000 – Халыкара ВИЧ/СПИД берләшмәсе исәпләвенчә Украинадагы фәхишәләр саны.

Финал уены үтәчәк Олимпия стадионы
Финал уены үтәчәк Олимпия стадионы
68000 – Киевта 1923 елда ачылган һәм былтыр төзекләндерелгән Олимпия стадионындагы тамашачылар урыннары саны. 1980 елгы Мәскәү олимпиадасының футбол уеннары узган стадионында 1 июль көнне Евро 2012нең финал уены узачак.

1000000 – Украина Евро уеннары көннәрендә илгә шул санда турист килер дип өметләнә. Шуңа күрә 46 миллион халкы булган бу элекке совет республикасы туризм Мәккәсенә әверелдерелде.

150000000 – Варшау дәүләт стадионында беренчелекне ачу тантанасын телевизор аша шул сандагы кеше карар дип көтелә. Польша белән Греция футболчылары очрашачак беренче уен алдыннан 20 минутлык кыска тантанада маҗар пианисты Адам Гёрги Шопен этюдларын уйнаячак.

13,4 миллиард – Украинада Европа беренчелегенә әзерлек эшләренә бүленгән акча саны (доллар белән исәпләгәндә). Дәүләт казнасыннан бу чарага 6,6 миллиард доллар бүленде.
XS
SM
MD
LG