Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан һәм Беларус президентлары уртак проектлар турында сөйләште


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге вәкилчелек Беларуска килде. Ил президенты Александр Лукашенка белән очрашу вакытында сәнәгать өлкәсендә уртак проектларны үстерү турында сүз барды.

Лукашенка фикеренчә, таможня берлеге һәм бердәм икътисади мохит Башкортстанда гына түгел, ә башка илләрдә дә ихтыяҗ тудырган әйберләр чыгаруга яңа мөмкинлекләр булдыра.

Икътисад фәннәре докторы Ренат Гатауллин сүзләренчә, Башкортстанда да Беларуста да сәяси үсеш юнәлешләре буларак коммунистик алымнар шактый сакланган. Бу исә ике төбәкне бер-берсенә якынайта дип саный ул.
XS
SM
MD
LG