Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда президент сайлауның икенче туры башлана


Бүген Мисырда президент сайлауның икенче туры башлана.
Президент вазифасы өчен элекке президент Хөсни Мөбәрәк заманында премьер-министр булган Әхмәт Шәфик һәм “Мөселман кардәшләре” ислам хәрәкәте вәкиле Мөхәммәт Мурси көрәшә.

Тавыш бирү ике көн дәвам итәчәк. Президент вәкаләтләре әлегә билгеләнмәгән, чөнки Мисырның яңа Конституциясе эшләнмәгән. Илдәге идарә әлегә хәрбиләр кулында кала.
XS
SM
MD
LG