Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Йәмән һәм Сомалида сугышчыларга каршы чаралар алып баруын раслады


АКШ президенты Барак Обама идарәсе Йәмән һәм Сомалида американ хәрбиләре тарафыннан сугышчыларга каршы чаралар алып бару турындагы шикләрне раслады.

Әлеге мәгълүмат американ хәрби идарәсе тарафыннан АКШ конгрессына чит ил рейдлары турында әзерләнә торган хисапта әйтелә. Нечкәлекләр, шул исәптән пилотсыз очкычлар һөҗүмнәре турында бәян ителми.

Йәмәндәге “Гарәп ярымутравындагы Әл-Каидә” оешмасы “Әл-Каидә” белән бәйле иң куркыныч оешма дип аталган. Сомалида хәрбиләр “Аш-Шабаб” төркеме сугышчылары белән көрәшә.
XS
SM
MD
LG