Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морозов урынына Русия Дәүләт Думасына депутат итеп Тимур Акулов тәкъдим ителде


“Бердәм Русия” фиркасенең генераль шурасы бүген башка эшкә күчү сәбәпле вәкаләтләре вакытыннан алдарак туктатылган Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов мандатын башка кешегә тапшыру мәсьәләсен тикшерде.

Әлеге мандатны Татарстаннан теркәлгән Тимур Акуловка бирү тәкъдиме булды.

Олег Морозов Русия дәүләт думасында Татарстан вәкиле буларак 18 елдан артык депутат эшчәнлеге алып барды. Хәзер ул Русия президент идарәсенә эшкә алынды.
XS
SM
MD
LG