Accessibility links

Свердлау өлкәсендә инде бер атна югалган Ан-2 очкычын таба алмыйлар


Узган атнада Свердлау өлкәсендә югалган Ан-2 очкычын эзләү дәвам итә. Бу эшкә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция вәкилләре, ихтиярыйлар – барлыгы меңнән артык кеше җәлеп ителгән. 265 мең квадрат чакрым җир тикшерелгән.

Очкыч Серов шәһәреннән 11 июнь көнне кич билгесез якка очып киткән. Очыш турында диспетчерларга хәбәр ителмәгән. Очкычта 8-13 кеше булырга мөмкин, дип фаразлана.

“Очышлар иминлеген бозу” маддәсе нигезендә җинаять эше башланды.
XS
SM
MD
LG