Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециянең консерватив партиясе хөкүмәт төзү эшләр башлады


Грециянең “Яңа демократия” партиясе сайлауда күпчелек тавышларны алганнан соң илнең яңа хөкүмәтен төзү эшенә керешә. Фирка рәисе Антонис Самарас, илнең икътисады өчен үтә дә мөһим булган халыкара кредитларны тизрәк алу өчен экономия шартларын гамәлгә ашыра башларга дип “озын мөддәтле милли бердәмлек” хөкүмәте төзиячәген белдерде.

Парламент сайлавында консервативларның җиңүе Грециянең еврозонадан чыгу куркынычын киметте. Афинның бу адымы бөтен дөньяда финанс хаоска китерә алыр иде.

Европа Берлеге һәм Халыкара валюты Фонды Грециягә 240 миллиард евролык кредит бирәчәк. Германия Греция сайлаулары нәтиҗәләрен хуплады, әмма килешенгән кырыс экономия шартлары турында искә төшерде.

Белгечләр Грециянең еврозонадан чыгу ихтималы евро акчасының киләчәген шик астына куя, дип белдергән иде.

Бүген Европа базарларында евроның бәясе үсте. “Яңа демократия” партиясенә хөкүмәт төзергә өч көн вакыт бирелде.

Якшәмбе сайлавында икенче урынны кырыс экономия һәм бюджетны кысуга каршы булган сулчыларның “Сириза” блогы алды. Сулчылар консервативлар белән коалиция төзүдән баш тартты. “Сириза” оппозициядә калачак һәм экономиягә каршы көрәшен дәвам итәчәк, дип белдерде аның җитәкчелеге.

“Яңа демократия” 300 кешелек парламентта 129 урынны, “Сириза” 71 урынны алачак.
XS
SM
MD
LG