Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия-Гыйрак чигендә көрд камавында 7 төрек хәрбие һәлак булды


Төркиянең Гыйрак белән чик буенда көрд гыйсьянчыларының Төркия көчләренең өч хәрби ноктасына булган һөҗүмдә кимендә җиде төрек хәрбие һәлак булды, 15 хәрби яраланды.

Көрд сугышчыларының Төркиягә Гыйрак ягыннан керүләре фаразлана. Гыйракның төньягында Төркиядә көрдләр күпләп яшәгән төбәктә автономия өчен көрәш алып барган көрд сугышчыларының ныгытмалары урнашкан.

Төркия хәрби көчләре җитәкчелеге һөҗүм булган төбәккә өстәмә гаскәр һәм һава көчләре җибәрүен белдерде.
XS
SM
MD
LG