Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль үзәктән Болгар һәм Зөяне төзекләндерүгә 2013-2014 елларда 800 миллион сум бүленәчәк


Федераль үзәк Болгар һәм Зөяне төзекләндерү проектын финанслауны дәвам итәчәк.

«Инде федераль үзәктән 2013-2014 елны проектка акча бирү турындагы хәбәр килде. Элеккечә ел саен 400 миллион сум бүленәчәк», диде «Яңарыш» фондының башкарма җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Әлеге проект 2010 елдан бирле эшләп килә. Ел саен федераль үзәктән һәм Татарстаннан 400шәр миллион сум бүленә.
XS
SM
MD
LG