Accessibility links

Кайнар хәбәр

Euro 2012 сабаклары: Капкага электрон җиһаз кирәк


Инглиз сакчысы Джон Терри тупны капка эченнән тибеп чыгара
Инглиз сакчысы Джон Терри тупны капка эченнән тибеп чыгара

Англия-Украина уенында хөкемдар капкага кереп чыккан тупны санамаганнан соң, GLT технологиясе тирәсендә яңа бәхәс купты.

Euro 2012 бәйгесе, D төркеме, Англия-Украина уены, 62нче минут. Украин һөҗүмчесе Марко Девич типкәннән соң туп Англия капкасына очып керә, ләкин җиргә төшеп өлгерми, инглиз сакчысы Джон Терри аны капка эченнән тибеп чыгара. Капка сызыгын узган туп кергән санала. Ләкин сызыктагы хөкемдар кулын күтәрми, баш хөкемдар Виктор Кашшаи голны санамый. Уен Англия файдасына бетә (1-0, Уэйн Руни, 48’), инглизләр чирек финалга чыга, украиннар төшеп кала.



Чәршәмбедә УЕФАның хөкемдарлар комитеты башлыгы Пьер Луиджи Коллина Англия-Украина уенындагы хөкемдар хатасын таныды, ләкин уен нәтиҗәсе инде кире каралмаячак. “Хаталар һәркемдә була, хөкемдар да адәм баласы”, дип акланды УЕФА (Европа футбол берләшмәләре берлеге) вәкиле.

Шушы вакыйга футбол дөньясында инде күптән барган бәхәсне яңартты. ФИФА (Футбол берләшмәләренең халыкара федерациясе) президенты Зепп Блаттер тупның капка сызыгын узуын автоматик рәвештә билгеләүче технология кертергә кирәк дип белдерде. “Кичәге уеннан соң GLT кирәклеге инде көн кебек ачык” дип язды Блаттер үзенеңTwitter битендә.



Тупның капка сыызыгын узуын билгеләүче GLT (goal-line technology) технологиясе инде берничә ел элек тәкъдим ителгән иде. Ләкин Euro 2012 бәйгесендә альтернатив систем кулланырга карар ителде – биш хөкемдарның икесе капка сызыгында тора. УЕФАның хәзерге башлыгы, танылган француз футболчысы Мишель Платини шушы альтернатив систем тарафдары санала.

5 июль көнне ФИФА GLT мәсьәләсен кабат карарга җыена. Бу юлы ФИФА яңа технологияне кертәчәк, ләкин бу зур хата булачак, диде УЕФА башлыгы Мишель Платини.

* * * *

21 июнь атнакич көнне Euro 2012 бәйгесендә чирек финал уеннары башлана. Бу уеннарда әлегә альтернатив систем кулланыла – баш хөкемдарга дүрт ярдәмче ярдәм итә, икесе читтә, тагын икесе капка артында торачак.
Чирек финал уеннары
21.06 Чехия — Португалия
22.06 Германия — Греция
23.06 Испания — Франция
24.06 Англия — Италия


XS
SM
MD
LG