Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин коррупцияне Русия үсешенә комачаулаган иң зур куркыныч дип атады


Петербурда барган 16нчы халыкара икътисади форумда чыгыш ясап, президент Владимир Путин, коррупция Русия үсешенә иң зур куркыныч тудыра, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, Русия нефть бәяләренең үзгәреп торуыннан да коррупциядән кадәр зыян күрми.

Президент буларак үзенең төп максаты итеп ул "илнең тотрыклы үсеше" һәм "җәмгыятькә хезмәт иткән нәтиҗәле дәүләт" булдыру өчен үзгәрешләр планын гамәлгә ашыруны атады. Путин еврозонада кебек бурыч кризисын булдырмау чаралар уйлап табарга чакырды.

Быел Петербур форумы “нәтиҗәле идарә” шигаре белән үтә. Җыенда зур ширкәт башлыкларыннан алып, рәсмиләр һәм белгечләр, барлыгы берничә мең кеше катнаша. Сөйләшүләр Европадагы бурыч кризисы, “гарәп язының” дөнья икътисадына йогынтысы, Япониянең Фукусима реакторында булган фаҗигадан соң атом энергетика үсеше кебек мәсьәләләр турында бара.
XS
SM
MD
LG