Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Русия көймәсендә Сүрия өчен хәрби боралаклар булганын таныды


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүриягә юл тотып Британия суларына җиткәч кире борылган Русиянең хәрби корабларында Сүрия өчен өч хәрби боралак булуын таныды. Пәнҗешәмбе көнне ясалган бу белдерүдә Русия беренче тапкыр Сүрия җибәрелгән көймәләрдә хәрби җиһазлар булуына ишарә ясады. Әмма көймәләрдә корал булган дигән гаепләү Русиянең халыкара имиджина зыян сала, диде Лавров.

“Эхо Москвы” радиосына Лавров, көймәләрдә Сүриянең ватылып Русиягә җибәрелгән һәм 2008 елгы килешү нигезендә Русиядә төзәтелгән боралаклар бар иде, дип белдерде.

Көнбатыш Русияне Башар Әсад режимы белән хәрби хезмәттәшлекне туктатырга чакыра.
XS
SM
MD
LG