Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Swissotel төзеләчәк


Казанда төзеләчәк Swissotelнең макет рәсеме
Казанда төзеләчәк Swissotelнең макет рәсеме

2016 елда Казанда Swissotel кунакханәләр челтәренең беренче биш йолдызлы кунакханәсе ачылачак. Казансу елгасы буенда төзеләчәк 55 катлы, 211 бүлмәле кунакханә 250 миллион долларга төшәчәк.

Гомум мәйданы 150 мең квадрат метр булачак кунакханә Казандагы Ривьера кунакханәсе янында ук диярлек урнашачак. Аны өч ел эчендә төзеп бетерергә ниятлиләр. Ә 8 ел эчендә кунакханә өчен салынган инвестицияләр табыш китерә башлаячак дип белдерелә.

Кичә Ривьера кунакханәсендә узган матбугат очрашуында журналистларга шундый мәгълүматлар җиткерелсә дә, бу проектны тормышка ашырачак оешма турында әллә ни күп әйтергә ашыкмадылар.

Матбугат очрашуына килгән Татарстан түрәләре һәм кунакханә хуҗалары
Матбугат очрашуына килгән Татарстан түрәләре һәм кунакханә хуҗалары
Шулай да бу кунакханәне Riviera Tower компаниясе төзиячәге белдерелде. Әмма бу компанияне кемнәрнең корганы турында соралгач, ширкәтнең генераль менеджеры Иван Войтко бу сорауга җавап бирүдән баш тартты. Ул мондый сорау бирелер дип көтмәгән иде ахры, залда бер мәл тынлык урнашты. Журналистлар үзара: “Димәк, кунакханә төзелешеннән “зур кешеләр” дә керем ала инде, шуңа бу мәгълүматны яшерәләр”, дип пышылдашып алды.

​Гомумән, бу кунакханә турында тел шартлатырлык мәгълүматлар булса да, гади генә кебек тоелган сорауларга җаваплар бик үлчәп кенә бирелде. Әйтик, журналистларны кунакханәдәге бүлмә бәяләре дә кызыксындырды.

Казанда төзеләчәк Swissotel сурәте
Казанда төзеләчәк Swissotel сурәте
Swissotel ширкәтенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка регионнарындагы кунакханәләрнең җаваплы вице-президенты Франсуа Боден, Казанда төзеләчәк кунакханәдәге бер бүлмәдә төн куну бәясенең базар вазгыятенә бәйле булачагын белдерде. Әмма Swissotel бәясенең Казандагы кунакханә бәяләреннән югары булачагын үз сүзләренә өстәде.

​Франсуа Боден шулай ук бу проектны ни өчен Казанда төзергә уйлаулары һәм хезмәттәшлек өчен ни өчен нәкъ менә Riviera Towerны сайлаулары хакындагы сорауга да анык кына җавап бирмәде. Бары тик Казанның бу базар өчен киләчәктә күп мөмкинлекләр вәгъдә итүе турында гына белдерде.

“Үзем Барселонада яшәгәнгә күрә, Казанны "Рубин" командасы аша күрмәсәм дә, бик яхшы танырга өлгердем”, дип шаяртып, 2018 елда Русиядә оештырылачак футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер уеннарының Казанда узачагына да өмет итүен әйтеп узды. Бу исә үз чиратында кунакханәгә киләчәк туристлар дигән сүз, дип тә бәян итте.

Казанда төзеләчәк Swissotel нең макет рәсеме
Казанда төзеләчәк Swissotel нең макет рәсеме
Шуны да әйтергә кирәк, яңа төзеләчәк Swissotel Ривьера кунакханәсе янында ук төзелсә дә, аның белән көндәшлек итмәячәк. Иван Войтко сүзләренчә, ике кунакханәдә йолдызлар аермасы булачак һәм килгән клиентлар үз кесәләренә карап ике кунакханәнең берсен сайлап ала алачак.

Казансу елгасы кырына ук салыначак кунакханә Татарстан өчен генә түгел Русия күләмендә дә уникаль отель булачак дип әйтелә. Кунакханә хуҗалары сүзләренә караганда, монда берүк вакытта торак йортлар да урнашачак, шулай ук конгресс залы, сәүдә үзәге, рестораннар, фитнес-клуб, 1500 квадрат метр мәйданлы сәламәтләндерү үзәге һәм башкалар урын алачак.

матбугат очрашуында тәкъдим ителгән кунакханә рәсемнәренең берсе
матбугат очрашуында тәкъдим ителгән кунакханә рәсемнәренең берсе
Хәзерге вакытта халыкара Swissotel кунакханәләр челтәренең Мәскәүдә бер кунакханәсе бар. Шулай ук Сочида да бер кунакханә төзелә. Анысын 2013 елга ачырга планлаштыралар. Шул ук елда Казандагы кунакханә төзелә башлаячак.
XS
SM
MD
LG