Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Давай, до свидания" авторы кулга алынды


Бакуда талыш телендә чыгучы "Талыш авазы" баш мөхаррире һәм хокук яклаучы "Тынычлык һәм демократия" исемле оешма журналисты Хиләл Мамедов кулга алынган, аңа канунсыз наркотик саклауда гаепләү белдерелгән.

Мамедовның туганнары хәбәр итүенә караганда, ул кичә кич өеннән китеп кире кайтмаган. Кичен туганнарга аның кулга алынганын шалтыратып әйткәннәр. Соңырак Мамедовның кулга алынганын Баку полициясе дә раслады.

Мамедовның өендә наркотик табылуы хәбәр ителде. Аның туганнары наркотикны полиция салганын фаразлый.

"Талыш авазы" басмасының элекке мөхаррире дә Иран файдасына күзләүдә гаепләнеп 10 ел төрмәгә хөкем ителде һәм төрмә хастаханәсендә вафат булды.

Мамедов шулай ук Русия оппозициясе яраткан "Давай, до свидания!" такмагы авторы.
XS
SM
MD
LG