Татарстан Гран-при бүләге өчен ярышачак 29 илнең пилотлары җомга көнне Кабан күлендә күнегүләр үткәрде.
Формула-1 узышында катнашкан катерлар корычтан биш кат чыдам материалдан эшләнә. Озынлыгы 6, киңлеге 2 метрдан артык. Авырлыгы 400 кг чамасы. Сәгатенә 100 км тизлеккә ирешү өчен бу машиналарга 4 секунд җитә. Бәяләре 450-500 мең евро.
Казан ярышы быелгы дөнья беренчелеге кысаларында икенче ярыш булачак. Беренчесе 9 мартта Катарның Доха шәһәрендә узган. Казан ярышыннан соң чиратта Украинаның Киев, Кытайның Лючжоу, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби һәм Шардж шәһәрләре килә.
Ярышны оештыручылар Казанда Сабантуй бәйрәме узуын да истә тотып ярышны карарга 100 меңләп тамашачы җыелыр дип фаразлый.
Ярыш кичке биштә башлана.