Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Сәлахетдинова: "Мине ничек бар, шулай кабул итүләрен телим"


Лилия Сәлахетдинова
Лилия Сәлахетдинова

Татарстанның Буа районыннан 25 яшьлек Лилия Сәлахетдинова Вконтакте сәхифәсе аша татар яшьләренә яхшы таныш. Ул беренче төркем инвалид булуына карамастан, замана белән бергә атлый, шигырьләр яза, сәламәт кешеләр кебек елмаеп яшәргә тырыша.


Лилия Сәләхетдинова белән без дә пәрәвездә таныштык. Ул интернеттан дөнья хәлләрен, татар мәдәниятенә, иҗтимагый тормышына бәйле вакыйгаларны күзәтеп бара, татар эстрадасы артистлары, яшь башкаручылар белән элемтәдә тора. Бүген аның шигырьләренә язылган җырлар радио-телевидениедә яңгырый. Лилия белән әңгәмәне язар алдыннан ул кызгану хисе уятмауны, инвалид булуына артык басым ясамауны сорады. Ничек бар, шулай сурәтләсәгез иде дигән теләк җиткерде.

“Әле беркөнне имидж тудыру өчен фотоларны бетерергә киңәш бирделәр - тик дөреслекне яшереп кенә минемчә нәрсәгәдер ирешергә теләү дөрес түгел. Тик шулай да артыгы кирәкми. Мин үземне ничек бар шулай, шул ук вакытта калган сәламәт кешеләр кебек үк кабул итүләрен теләр идем”, дип башлады сүзен Лилия. Шуннан ул тормыш юлын сөйләп китте.

Лилия билгеле автор-башкаручы Фирзәр Мортазин белән
Лилия билгеле автор-башкаручы Фирзәр Мортазин белән
– Мин Буа районы Күл-Черкен авылында бишенче кыз бала булып гади колхозчылар гаиләсендә 1986 елның 22 ноябрендә тудым. Язмыштыр инде, дүрт апам сәламәт туса да, мин “бәллүр кеше” (несовершенный остеогенез) диагнозы белән дөньяга килдем. Тугачтын ук Казанга күренергә алып баргач, республиканың клиник хастаханәсе табиблары: “Бу бала озак яшәмәс, яшәсә дә башы эшләмәс, күзе күрмәс, калдырып кына китегез”, дип күндерергә тырышуларына карамастан, әти-әнием: “Язмышка ни язса шул булыр, дүрт бала янына бишенчесе сыяр, тере баланы ничек итеп калдырып китәргә кирәк”, дип алып кайтып китәләр. Әти-әниемә бу адымнары өчен мәңге рәхмәтлемен.

Аннан соң ничек булды, бөтенләй үк хәрәкәтсез калмагансың бит? Башлангыч һәм урта белем дә алгансың дип беләм?

– Кечкенә чакта сөякләр сынып дөрес ялганмыйча кабат-кабат сынулары сәбәпле үз формаларын югалттылар. Гәүдә үсмәгәч, йөри алмас булдым. Бу җитешсезлекләр аркасында кайбер мөмкинлекләр чикләнсә дә, тулаем алганда, Аллага шөкер, диагнозым миңа яшәргә комачауламады. Мәктәптә алырга тиешле белемне өйдә алдым, укытучылар килеп укыттылар. Үзлегемнән компьютер кулланырга өйрәндем. Югары белем алырга да кызыккан идем, кире уйладым. Читтән торып укып чыксаң да, авылда яшәп транспортсыз кая да булса эшләп йөрү мөмкин хәл түгел шул.

Әти-әниләреңнең сиңа булган җылы мөнәсәбәтен белдек, калганнар - дуслар, туганнар сиңа ничек карый? Күрәбез, син тормышның тәмен белеп яшәргә тырышасың, яшьтәшләрең белән урамда да йөрисең, нәрсә сиңа көч-куәт бирә?

Туганнары белән, уртада әнисе
Туганнары белән, уртада әнисе
– Тормыштан тәм табып яшәргә – кешеләрнең миңа ышанулары ярдәм итә. Әти-әни, туганнарның оялмавы ул гадәти, ә менә тирә-яктагыларның үзләре белән тиң күрүләре башка. Бу әлбәттә яшәргә теләк уята, көч бирә. Табигатькә чыгарга, дуслар белән күңел ачарга яратам. Җай чыкса, концертларга, бәйрәмнәргә барам. Шулай ук әлбәттә иҗат булыша. Ак бит – ул минем чын сердәшчем.

Пәрәвез, интернет хакында син ни дияр идең? Чөнки син аралашучан, ачык кешегә ошагансың?

– Ни генә дисәләр дә интернет - өй эчендә тормыш алып баручыларга бигрәк тә кирәкле замана коралы. Чөнки дөнья белән элемтәм аның аша бара. Дус-танышлар белән аралашып тору минем өчен бик мөһим, чөнки чыннан да нык аралашучан кешемен.

Иҗатың хакында да сөйләшеп алыйк,чөнки син шактый артистларга, яшь башкаручыларга җырлар иҗат иттең, аңлавымча бүген дә актив рәвештә яза бирәсең. Кайчаннан шигырьләр язасың?

Шоумен Данир Сабиров белән
Шоумен Данир Сабиров белән
– Шигырьләр иҗат итә башлавыма көзгә 16 ел була. Тагын интернетка әйләнеп кайтам инде, нәкъ аның аша җырлар язырга этәргеч ясалды. Үткән елның май аенда танылган композитор Оскар Усманов белән бергәләп җырлар яза башладык. Ул көй язып кына калмады, җырчыларга тәгъдим итеп, аларны яздырып – автор буларак минем барлыгымны кешеләргә күрсәтте. Бу минем өчен бик мөһим, чөнки өйдә утырып яки елга берничә мәртәбә кая да булса барып кына кемгәдер үз иҗатыңны тәкъдим итү мөмкин түгел. Оскар абыйга мин бик рәхмәтле.

Димәк, кайсы башкаручыларга син җыр яздың инде, кайберләренең исемнәрен дә атап үт әле? Кызыксынучылар табып тыңларлар ...

– Безнең уртак иҗат җимеше барыбызга да таныш Лилия Хәмитова репертуарында бар ("Ялгышларга юл куйма"), шулай ук Артур Бәдретдинов ("Танышулар"), яшь җырчы Гөльназ Шакирова ("Мәхәббәтсез булмый дөньяда"), Энҗе Шәймурзина ("Мәхәббәт") башкара.

Гөльназ Шакировага аерым тукталып үтәр идем. Ул “Мәхәббәтсез булмый дөньяда” җырына узган ел октябрь аенда клип та төшертергә өлгерде. Һәм менә әле шушы көннәрдә генә барлык чыгарылыш укучыларына һәм шулай ук мәктәпне инде күптән бетергән, гел сагынып искә алучылар өчен композитор Айнур Шәрапов исемле егет ярдәмендә яңа җыр тудырдык. Ул “Мәктәп еллары” дип атала.

Ике Лилия, ике якын дус
Ике Лилия, ике якын дус
Шулай ук, әлегә профессиональ булмаган автор-башкаручы егетләр белән төрле стильдә эксперементлар ясыйбыз. Мәсәлән, рэп стиленә кагылсак, Башкортстан егете Алмаз Борһанов белән “Рәнҗетмәгез ятимнәрне”, Түбән Кама егете Илсур Нуретдинов белән “Үзгәрү безгә кулай” дигән җыр яздырдык. Аларны үсмерләр дә, өлкән кешеләр дә яхшы кабул итте кебек. Шулай ук Төмән егете Денис Сагадиев интернеттан текстны алып миңа сюрприз ясады, “Сине кочар” дигән трек яздырды. Димәк, башка шәһәрләр дә татарча тыңлыйлар һәм җырларга әзер яшьләр бар – бу куандыра. Игорь Смирнов атлы егет гитара белән райондагы бер мәктәп чыгарылыш сыйныфы өчен “Вакыт бигрәк тиз үтә” дигән җыр иҗат итте. Хәзерге вакытта берничә текст өстендә эш бара. Шушы арада, Алла боерса, танылган композитор Айрат Айнуллов көенә җыр туар дип уйлыйм.

Лилия без сәламәтлеге чикләнгә кешеләр белән очрашканда борчыган проблемалары хакында сорыйбыз. Әңгәмә ахырында беләсе килә, сиңа дәүләт ярдәм итәме, район, республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар бармы?

Лилия бәйләгән кул эше
Лилия бәйләгән кул эше
– Дәүләт ярдәменә килгәндә беренче төркем инвалидлыкка пенсия һәм коляска инде. Путевкалардан баш тарттым, чөнки көтеп бетереп булмый, чират җитми. Җитсә дә коляскалыларга бернинди уңайлыклары булмаган шифаханәләргә җибәрәләр. Анда лифт түгел, хәтта пандус та булмый кайчак. Әле үзебезнең районга гына йөрергә чыккач та иза чигәбез, берничә кеше алып барырга туры килә. Чөнки бер генә кеше белән ул баскычларны үтеп бетерү мөмкин түгел. Электр коляскасы артыннан йөреп караган идек, тик авырлыгың җитми диделәр. Белмим, кемгә бирелергә тиештер инде ул. Барысын да саный китсәң озакка китә, әлегә шунда тукталыйк.

Яхшы, сиңа Аллаһ тәгалә көч-куәт, күңел тынычлыгы бирсен. Яхшы күңелле, ярдәмчел дусларың гел янәшә булсын.

– Амин. Дусларыма, мине ничек бар, шулай кабул итеп ярдәм итүчеләргә, игътибар күрсәтүчеләргә Алланың рәхмәте яусын.
XS
SM
MD
LG