Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүрия тарафыннан бәреп төшерелгән очкыч мәсьәләсен тикшерә


Әнкара – Төркия президенты Абдулла Гүл төрек хәрби очкычының Сүрия көчләре тарафыннан бәреп төшерелүе уңаеннан ризасызлык белдерде.

Сүрия ягы очкычның Сүрия күгенә кергәне турында хәбәр итә. Абдулла Гүл, бу ихтималны башта җентекләп тикшерергә кирәк, диде.

Моңа кадәр Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган да, Әнкара үзенең җавап гамәлләрен бу вакыйганы җентекләп тикшергәннән соң игълан итәчәк дигән иде.

Бәреп төшерелгән очкыч Урта диңгезгә, Сүрия суларына килеп төшкән. Төркия һәм Сүрия көймәләре пилотларны эзләү белән мәшгуль.
XS
SM
MD
LG