Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки шәһәрендә “Путинсыз пикник” дип аталган чара үтте


Химки – Бүген Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә тирә-юн мохит саклаучы активистлар “Путинсыз пикник” дип аталган чара үткәрде. Бу гамәлләре белән алар Химки урманы аша Мәскәү-Петербур юлын салу ниятләренә протест белдерде.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, тирә-юн мохит саклаучыларның бу чарасына Мәскәүнең тулай тораклары хәрәкәте вәкилләре дә кушылган.

Бина хуҗалары тарафыннан торакларыннан куып чыгарылган кешеләр элегрәк Мәскәү мэриясе каршында протест чарасы үткәргән иде.

Май аенда Мәскәү түрәләре аларга торак мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә иткән булган. Ләкин чарада катнашкан активистлар әйтүенчә, аларның хәле шул вакыттан бирле үзгәрмәгән.
XS
SM
MD
LG