Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО берлеге Төркияне яклап Сүрияне тәнкыйтькә тотты


НАТО берлеге Төркияне яклап, бу көннәрдә төрек хәрби очкычын бәреп төшергән Сүрияне тәнкыйтькә тотты.

Бу хакта Төркия мөрәҗәгате нигезендә Брюссельдә НАТО Шурасы утырышы тәмамлангач НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен белдерде.

Расмуссен берлек Төркия-Сүрия чигендәге хәлләрне күзәтеп торачак һәм ихтыяҗ туса өстәмә чаралар күрәчәк дип әйтте.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган үз чиратында Сүрия гамәлләре җавапсыз калмаячак һәм Димәшк хәрби көчләренең чикне бозуы ут ачу белән төгәлләнәчәген ассызыклады.

Сүрия Төркия очкычы илнең һава чиген бозганы өчен бәреп төшерелде дип белдерә. Әнкара исә очкыч кисәтелмичә халыкара һава мохитендә бәреп төшерелүен әйтә.
XS
SM
MD
LG