Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әгерҗедә хәрби келәттәге шартлаудан зыян күргән йортларның 60ы әле дә ремонтланмаган


Татарстанга чиктәш Удмуртиядәге бер ел элек хәрби келәтләр шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән күрше Әгерҗедә әле дә 60 йорт ремонтланмаган.

Узган елны бүленгән 42 миллион сум кредитка беренче төзекләндерү эшләре башкарылган, әмма тулы ремонт ясарга акча җитмәгән.
Кредит быел федераль казнадан кергән 76 миллион сум белән капланган. Бәядәге аерма акчасы эшләрне төгәлләү өчен тотылачак. Алар тагын ике айдан тәмамланыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта төзелеш оешмалары белән килешүләр имзалана. Барлыгы күпфатирлы 60 йортта ремонт эшләрен уздыру таләп ителә.

Удмуртиянең Пугачево авылы янындагы корал саклагычларда шартлау узган елның 3 июнендә булды. Татарстанның Әгерҗе районы аннан ике чакрым ераклыкта гына урнашкан.
XS
SM
MD
LG