Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Русиядә эшмәкәрлек өчен иң кулай шәһәрләрнең берсе


Дөнья банкы һәм Халыкара финанс корпорациясенең Русиядәге 30 шәһәрдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү шартларын бәяләүче хисабында Казан бишенче урынны алган.

Казандагы шартлар мондый тикшеренүдә инде икенче мәртәбә өйрәнелсә дә, хисапта Уфа турында мәгълүматлар күренми.

Дөнья банкы һәм Халыкара финанс корпорациясе 2008 елда 10 шәһәрдә үткән тикшеренү нәтиҗәләрен 2009 елда чыгарган иде.

Әмма быелгы бәяләмәне 2009 елгысы белән чагыштырырга ярамый. Чөнки 2012 елгы хисапта шәһәрләрне бәяләгәндә инде башка күрсәткечләр дә исәпкә алынган.

Яңа хисапка караганда, элеккесендәге ун шәһәр арасында ныклы урын алып торган шәһәрләр бу юлы да яхшы нәтиҗә күрсәткән. “Казан, мисал өчен, 2008 елда бизнес ачып җибәрү һәм милек теркәү өлкәләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән булса, хәзер дә бу күрсәткечләр белән алда бара, 20 яңа шәһәр өстәлүгә карамастан”, диелә хисапта.

Хисапка караганда, 2008 елда Казанда милек теркәү эшләре өчен кимендә 80 көн вакыт кирәк булган булса, 2011 елда теркәү вакыты 33 көнгә калган.

Дөнья банкы һәм Халыкара финанс корпорациясе бергәләп әзерләгән бу хисапта әлеге 30 шәһәрдә бизнес алып бару шартлары дүрт өлкәдә тикшерелә. Алар – яңа бизнес ачып җибәрүдән башлап, төзелеш рөхсәте алу, электр энергиясенә тоташу һәм милекне теркәү шартлары. Яңа хисапта электр челтәренә кушылу шартлары беренче мәртәбә тикшерелә. Электрлаштыру сызымнарын түрәләр тарафыннан раслатуның аеруча кыен булуы әйтелә. Сызымнарны раслату Сургутта бер айга сузылса, Мурмански яки Петрозаводскида 4 ай вакыт кирәк һәм моның өчен тиешле оешмаларга берничә мәртәбә барырга туры килә.

Русиянең кәсепчелек башкаласы саналган Мәскәү иң соңгы 30-нчы урынны алган. Ә менә беренче урынга һич көтелмәгәндә Сембер күтәрелгән. Икенче урында Мордовия башкаласы - Сарански. Төньяк Осетия башкаласы Владикавказ өченче урын алган.

Казан Дондагы Ростовтан соң бишенче булып килә. Бу урыннар дүрт өлкәдә эшчәнлекнең никадәр җиңел булуын бәяләү нәтиҗәләрен берләштереп билгеләнгән. Сембер һәрбер өлкәдә беренче унлыкта булса, Мәскәү һәрберсендә иң соңгы урыннарда.

Һәрбер өлкәгә аерым тукталганда, Казан яңа кәсеп башлау җиңеллеге ягыннан хисапта тикшерелгән 30 шәһәр арасында дүртенче урында, төзелеш рөхсәтләре алу җиңеллеге ягыннан 14-нче, электр челтәренә кушылу җиңелле ягыннан 17-нче һәм милек теркәү җиңеллеге ягыннан дүртенче урында. Бу эшләр өчен төрле рөхсәт алуның ничә көнгә сузылуына килгәндә, Казанда яңа кәсеп башлау рөхсәтләре өчен 21 көн, төзелеш рөхсәтләренә 223 көн, электр энергиясенә тоташуга 186 көн, милек теркәүгә 33 көн вакыт кирәк.

Төзелеш рөхсәтләре алу һәм коммуналь хезмәтләргә тоташу җиңеллеге ягыннан Мурмански беренче урынга чыккан. Мурманскида бу эшләр өчен барлыгы 16 мәҗбүри процедураны узарга кирәк. Иң соңгы 30 урындагы Мәскәүдә исә 47 мәҗбүри процедура каралган. Казанда Мурманскидагы белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк, 32 процедураны узарга кирәк. Бу рөхсәт алу процедураларын узу вакыты да төрле шәһәрдә төрлечә. Сургутта аларны 5 ай эчендә узып булса, Казанда җиде айдан артык, рөхсәт алу эшләре иң озакка сузылган Мәскәүдә 13 айга сузыла.

Шул ук вакытта төзелеш рөхсәте алу түләүләре ягыннан Русиядә кәсепчеләргә шартлар башка күп кенә илләрдәге белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Уртача алганда дөньяда милек теркәү түләүләре милек бәясенең алты процентын тәшкил итсә, Русиядә 0,23 процент күләмендә генә түләргә кирәк.

Хисапта Русиянең зур табигый байлыкларга, зур мөмкинлекләргә ия булып та Кытай яки Һиндстан кебек тиз үсүче илләрдән нык калышуы әйтелә һәм бу өлешчә эшмәкәрләргә бюрократиянең нык комачаулары белән аңлатыла.

Күптән түгел абруйлы Forbes басмасы да Русия шәһәрләрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү шартларын өйрәнеп үз хисабын чыгарган иде. Үз эченә Казанны да, Уфаны да алган ул тикшеренүдә эшмәкәрләр шартлары башка кысаларга карап бәяләнде һәм анда Уфа икенче урынны алды, Казан сигезенче урында булды. Forbes эшмәкәрләр өчен иң кулай шәһәр дип Сочины атады.
XS
SM
MD
LG