Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда базарлар 1 октябрьдән ябыла башлаячак


“Яңа Тура” технополисының беренче сәүдә комплексы 15 сентябрьгә әзер булырга тиеш һәм 1 октябрьдән Казанда базарлар ябыла башлаячак. Беренче булып “вьетнам” базары ябылыр дип планлаштырыла.

“Яңа Тура” проекты Казан белән Яшел Үзән чигендә бүгенге заманга туры килә торган сәүдә комплексын булдыруны күздә тота. Аның җирлегенә бүген Казандагы күп кенә базарлар керәчәк. Шәһәрнең базарлардан бушаган урыннарында скверлар булдыру күздә тотыла. Бу эшкә тугыз миллиард сум инвестиция каралган.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG