Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцовны Позднякова әбисенең мөрәҗәгате нигезендә тикшерүчегә чакырганнар


“Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцов Твиттерда Ульяннан Кремль тарафлы активистка Анна Позднякова әбисенең мөрәҗәгате нигезендә үзен Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү идарәсенә чыкырылуын әйтте.

Удальцов сүзләренчә, мөрәҗәгатьтә аның Анна Поздняковага һәм аның әбисенә янаганы әйтелә. Нинди янаулар булуы турында Удальцовка хәбәр ителмәгән.

Оппозиционер моны уйдырма дип атый. Ул шулай ук үзенә берничә тапкыр Позднякованың әбисе дип таныштырган хатын-кыз шалтыратуын һәм ямьсез рәвештә кычкыруын әйтте.

Кичә Ульяндагы мәхкәмә Удальцовны Анна Позднякованы кыйнауда гаепле дип тапты һәм яшәү урынында 240 сәгатьлек эшкә мәҗбүр итү карарын чыгарды. Оппозиционер моны хәрәмләшү дип саный һәм киредән шикаять итәчәген әйтә.
XS
SM
MD
LG