Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәнең биш еллыгы уңаеннан “түгәрәк өстәл” утырышы узды


Бүген Татарстан парламенты бинасында Русия һәм Тататарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә төзелүгә биш ел тулуга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы узды.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шартнамәнең 10 төзелүен билгеләп үтеп, биш ел эчендә хәйран эш башкарылганлыгын әйтте. Шул ук вакытта федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә хәл итүне сорый торган проблемалы мәсьәләләр дә кала. Мөхәммәтшин шартнамәгә федераль үзәктә ихтыяҗ барлыгын, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең яңача корылуын ассызыклап үтте.

КФУ профессоры, шартнамәне төзү эшендә катнашучыларның берсе Индус Таһиров исә 1994 елда төзелгән шартнамәнең – дәүләтара, ә 2007 елдагысының Русия эчендәге документлар булуын белдерде.

Шартнамәнең беренчесе – 1994 елда, икенчесе 2007 елда төзелде.

Аның нигезендә Русия белән Татарстан арасындагы икътисади, экологик, мәдәни һәм башка кайбер сораулар уртак хәл итү каралган.
XS
SM
MD
LG