Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт Мурси Мисыр президенты буларак вазифага кереште


Каһирәдә Мөхәммәт Мурси президент анты биреп рәсми рәвештә Мисыр президенты буларак вазифага кереште.

Ант бирү тантанасы парламентта түгел, ә югары мәхкәмәдә узды, чөнки Югары хәрби шура парламентны тараткан иде.

"Мөселман кардәшләр" хәрәкәте тәкъдим иткән Мурси Мисырда 1953 елда республика игълан ителгәннән соң илнең бишенче президенты.

Кичә Мурси Тәхрир мәйданында җыелган тарафдарлары алдында ант бирде.

Ул илнең конституциясеннән тайпылмаска һәм Югары хәрби шурага үз вәкаләтләрен чикләү мөмкинлеге бирмәскә вәгъдә итте.

Мисырдагы мөселманнарга һәм христианнарга мөрәҗәгать итеп Мурси "конституция нигезендә дөньяви милли дәүләт төзергә" вәгъдә итте.

"Мөселман кардәшләр" инде күптәннән илдә ислам кануннары кертү өчен көрәш алып барса да, Мурси андый максатларны телгә алмады.
XS
SM
MD
LG