Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кофи Аннан: Сүрия низагын туктатмауны тарих каты хөкем итәчәк


БМО һәм Гарәп Лигасының Сүрия илчесе Кофи Аннан әгәр дә дөньяның куәтле дәүләтләре бу илдә 16 ай элек башланган кораллы низагны туктату турында килешүгә ирешә алмасалар андагы яңа үлемнәр өчен өлешчә җаваплы булачаклар дип белдерде.

Шимбә көнне Женевада Сүриягә багышланган халыкара очрашуны ачканда Аннан, әгәр дә куәтле дәүләтләр кризистан чыгу юлын таба алмаса, тарих аларны каты хөкем итәчәк диде.

Очрашу алдыннан тарафлар арасында фикер каршылыкларының көчле булуы, көнбатыш илләренең бер якта, Русия белән Кытайның икенче якта торуы хәбәр ителде.

Көнбатыш илләре үзгәрешләрнең бер өлеше буларак Сүрия президенты Бәшәр Ассадның вазифасыннан китүен, оппозиция тарафдарларының сәяси роль алуын тели. Ассадның төп беректәше булган Русия үзгәрешләр читтән тагылмаска тиеш ди.
XS
SM
MD
LG