Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә татар яшьләре Сабантуе үтте

Татар яшьләр Сабантуе Төмәндә беренче тапкыр үткәрелде һәм зур уңышка иреште. Тубыл татарлары да Сабантуйга җыелды.

“Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы 27 июньнән 1 июльгә кадәр Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы матур табигать кочагында палаткалардан торган лагерь оештырырга ниятләгән иде. Тик бу изге эшкә яңгыр комачаулады. Алай да программада каралган тел, мәдәниятне үстерү һәм саклау буенча яшьләр оешмалары эше, ислам турында сөйләшү, спорт ярышлары, авыл яшьләр сабантуен үткәрү, Татарстаннан килгән танылган артистлар, бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзалары, эшләре белән танышу, бербүген гәләшеп дискотекада булу кебек чаралар уздырылды, Казанга V нче бөтендөнья яшьләр җыенына барырга лаеклар ачыкланды.

Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. (Аланлыкта үткән Сабантуйлар аз хәзер, алар шәһәрләрдә яисә район үзәкләрендә зур стадионнарда уздырыла, матур үзенчәлеген югалта баралар). Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды.

Район җитәкчеләре әле бу чарага аяк терәп каршы торалар, “үзебез үткәрәбез, яисә Сабантуй исемен алып ташлагыз”, диләр. “Яшь буын” җитәкчесе Фәрит Корманов тырышлыгы, таләпчәнлеге белән генә куйган планнар тормышка аша.

Олысы-кечесе милли уеннарда катнашып (спортчылар килеп җитә алмаган монда), зур гына бүләкләр алып, Казаннан килгән яшь җырчылар: Рифат Хөснияров һәм Айгөл Рәхимова, күрше Ялутор районы, авыл үзешчәннәре, Төмән артистлары җырларын тыңлап, биюләрен тамаша кылып рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Абдулла Абайдуллин бигрәк актив булып чыкты: бер карасаң атта чаба, аннары багана башына менеп китте, ул арада сәхнәгә җырларга да чакырдылар. Әле армрестлингта да сынашты. “Әби, менә тагын бүләк алдым”, - дип Данил исемле малай н Габдулла Тукайның өч телдә чыгарылган шигырьләр җыентыгы һәм мультфильмнар белән дискын алып килде.

Югары Егәнле администрациясе һәм район татар милли-мәдәни автономиясе оештыру ягын кайгыртса, Фәрит спонсорлар тапты, өлкә татар Конгрессы, “ВАХШ Застава” чик сакчылары, “Ватрушкин”, “Пепси” оешмалары белән бергә авылның кибет хуҗалары, торак-коммуналь оешмасы, эшмәкәрләре булышты.
Төрле бәйгеләр әзерләгән, тизәйткеч әйтүдә дә сынаштылар, такмакларга да оста икән үзләре, җырларга да ялындырмыйлар. Теләүчеләргә шашлыгы да пеште, “Ватрушкин” оешмасы тәмле милли ашлар да алып килгән.

“Яшь буын”ның иң активлары, булышучылар, җиңүчеләр оешманың Рәхмәт хаты, дипломы, истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Кичен яшьләр “Кичке уен”га җыелды.

"Рәхмәт Фәриткә, нинди әйбәт Сабантуй әзерләгән безгә, тирә-яктан туганнар, дуслар җыелганнар, сөйләштек туйганчы. Аякларым авыртса да, мондый көнне өйдә утырып буламыни соң? Оныгымның шатланганын күрсәгез.., дип кабат-кабат килеп әйтеп китте Рабига апа. Озак еллар район мәдәният идарәсендә эшләгән, үзе дә дистәләгән Сабантуйлар оештырган Нәсимә апа Зыкова бу авылдан: “Гади, шул ук вакытта эчкерсез мондый Сабантуй күргәнем булмады, ул ничә гасырлардан бирле татарның бердәмлеге символы, мәдәни казанышларын, җитезлеген, көчен күрсәтү урыны булып кала килә”, - дип сөйләде.

Тубылда да милли бәйрәмебез гөрләде

“Ел дәвамында көтеп алган Сабантуй шәһәрдә яшәүче милләттәшләребезне, кунакларны Тубылның Александр бакчасына җыйды. Бәйрәм тантанасына Тубыл мәчете имамы Ибраһим Сухов фатиха бирде, тамашачыларны, кунакларны шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүрия Шәрипова котлады, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын Данил Ибраһимов укыды, бүләкләрен тапшырды. Быелгы бәйрәмдә Татартсанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, яшь җырчылар Илһам Шәриф, Чулпан Әхмәтҗанова, Төмән, Тубыл мәдәният үзәкләре җырчылары, биючеләре катнашты.

Ел саен Тубыл шәһәрендә үткәрелгән милли бәйрәмебез җыелган халык саны белән шаккатыра. Быел да мәйданда алма төшәр урын булмады. Халкыбыз бакча эшләрен тәмамлап, мәшәкатьләрен онытып татар җырларын тыңлап, биюләрен карап, спорт ярышларында, аттракционнарда катнашып күңелле ял итте.

Тубыл шәһәр Сабантуе эчтәлек ягыннан елдан-ел байый, милли бәйрәмебезгә тагын бер күркәм йола -“Арангул батыр” спорт ярышын үткәрү традициягә керде. Хәсән, Хөсәен Арангуловлар җитәкчелегендә оештырылган бәйгедә шәһәрнең яшь һәм танылган спортчылары катнашты”, - дип сөйләде Тубылда яшәүче Римма Өметбаева.

Төмәндә яшьләр Сабантуе үтте

Раил хәзрәт Мәхмүтов Сабантуйны ача
1/15 Раил хәзрәт Мәхмүтов Сабантуйны ача
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Ялутор районы, Сәел авылы ансамбле мөнәҗәт башкара
2/15 Ялутор районы, Сәел авылы ансамбле мөнәҗәт башкара
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Маметовлар җыр башкаралар
3/15 Маметовлар җыр башкаралар
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Алып баручылар: Раил Өметбаев һәм Яна Мәхмүтова
4/15 Алып баручылар: Раил Өметбаев һәм Яна Мәхмүтова
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Төмәндәге "Гүзәл" ансамбле биючеләре
5/15 Төмәндәге "Гүзәл" ансамбле биючеләре
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Югары Егәнленең кул эшләре осталары
6/15 Югары Егәнленең кул эшләре осталары
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Арангул батыр бәйгесендә
7/15 Арангул батыр бәйгесендә
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Гер күтәрүдә җиңүче
8/15 Гер күтәрүдә җиңүче
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Кемнең кулы көчлерәк икән
9/15 Кемнең кулы көчлерәк икән
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Җиңдем ахрысы
10/15 Җиңдем ахрысы
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
багана башына менү
11/15 багана башына менү
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Абдулла Абайдуллин
12/15 Абдулла Абайдуллин
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Эмиль Камалов үзе биюче, үзе аккомпаниатор, үзе сәләтле студент<br />
13/15 Эмиль Камалов үзе биюче, үзе аккомпаниатор, үзе сәләтле студент
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Егәнле кызлары
14/15 Егәнле кызлары
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Сабантуйны оештыруда күп көч түгүчеләр
15/15 Сабантуйны оештыруда күп көч түгүчеләр
Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылы янындагы төз наратлар белән әйләндереп алынган матур аланлыкта Сабантуйга күп кенә халык җыелган иде. Бигрәк тә ике елдан бирле милли бәйрәмебезне күрмәгән райондагы бердәнбер татар авылы өчен шатлыклы көн булды. [Гөлнур Вәлиева фотолары]
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG