Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гимнына 182 шигырь тәкъдим ителгән


Бәйгенең беренче баскычы 1 октябрьгә, ә икенче баскыч нәтиҗәләре 1 ноябрьгә кадәр билгеле булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гимн тексты туган илне ярату, тарихка, халыклар дуслыгына, аларның мәдәни һәм көнкүреш гадәтләренә хөрмәт белән сугарылырга тиеш.

Бәйге ике өлешкә бүленә. Беренчесендә иң яхшы өч шигырьне сайлап алсалар, икенчесендә шулар арасыннан җиңүче билгеләнә.

Гимн сүзләре бер яки ике дәүләт телендә тәкъдим ителә ала.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова бәяләүче төркем башлыгы. Төркемдә Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, Татарстан һәм Русия язучылар берлеге әгъзасы Николай Алешков, “Чын мирас” журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов һәм башкалар бар.
XS
SM
MD
LG