Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев үзәгендә рус теле статусы канунына протест дәвам итә


Киев үзәгендәге Украина йорты янында рус теле статусы канунына каршылык белдерү дәвам итә. Үзәктә йөзләрчә кешенең булуы хәбәр ителә.

Югары Рада спикеры Владимир Литвин, әгәр дә Украина башлыгы Виктор Янукович бу канунны имзаласа, вазифасыннан китәчәген әйтте. Кичә бу канунга спикердан башка гына тавыш бирделәр. Литвин алдан документ әзер түгел әле дип әйткән иде.

Сишәмбе кичендә Украин йорты янында кануннга каршылар һәм милициянең махсус хезмәте арасында бәрелешләр булды.

Тел сәясәте кануны нигезендә рус теле Украинадагы 27 төбәкнең 13ендә төбәк статусы алачак. Сүз хакимияткә Төбәкләр фиркасен (Партия регионов) сайлаган рус телле көнчыгыш һәм көньяк төбәкләр турында бара.
XS
SM
MD
LG