Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс правослау чиркәве – чит ил агентымы?


Җомга көнне Русия дәүләт думасы хөкүмәттән тыш оешмалар турында канун өлгесен караячак. Хокук яклаучылар фикеренчә, бу канун хөкүмәт белән бәйләнеше булмаган оешмаларны тагын да катырак кысаларга кертү өчен махсус әзерләнгән. “Өлгедә буталчыклар да күп”, ди алар.

Русия думасы депутатлары чит илләрдән ярдәм алучы хөкүмәттән тыш оешмалар канунын җомга көнне беренче укылышта караячак. Интернеттагы сәхифәләрдә, думада хакимият фиркасеннән күпчелек булган депутатлар бу канунны беренче укылышта ук кабул итәчәк дигән хәбәрләр дә булды.

Русия хокук яклаучылары Дәүләт думасы депутатларын канун өлгесен карауны көн тәртибеннән алырга чакырды. Бу хакта 3 июльдә Русия президентының кеше хокуклары шурасы сәхифәсенә куелган документны 16 кеше имзалаган.

Документта мондый канун өлгесен җәмәгатьчелек белән тикшермичә ашыгып карауның президент фәрманына каршы килгәнлеге әйтелә. Фәрман нигезендә кануннар думада каралганчы кимендә 60 көн дәвамында җәмәгатьчелек аны тикшерергә тиеш.

Канун өлгесендә читтән грантлар алып Русиянең сәяси тормышында катнашкан оешмалар “чит ил агентлары” булып танылачак һәм аерым исемлеккә кертеләчәк диелә. Алар тагын да зуррак контрольгә дучар булачак. Ярты елга бер тапкыр Русиянең юстиция министрлыгына үзләренең финанс эшчәнлеге турында хисап биреп торырга һәм ел саен аудитор тикшерүе узарга тиеш була. Гадәти оешмаларда исә мондый тикшерү өч елга бер тапкыр гына үткәрелә. Әгәр ниндидер җитешсезлекләр табылса, хөкүмәттән тыш оешмалар миллион сумга кадәр штраф түләргә, кайбер очракларда аларның җитәкчеләрен эштән алып, дүрт елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Хөкүмәттән тыш оешмалар канунын яклаучылар да бар. Podkontrol.ru сәхифәсендә, янәсе “Русиягә карата мәгълүмати сугыш алып барган” чит ил оешмаларының исемлеге булдырылды һәм сораштыруны оештыручылар әйтүенчә, төрле социаль челтәрләрдә 100 меңләп кеше “Русиягә каршы эшчәнлек алып бару өчен чит ил фондлары аша күп миллионлаган акчалар бүленә” дигән юллары булган петицияне хуплаган.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов, хокук яклаучыларның бу канун өлгесен карауны көн тәртибеннән алырга чакыруларына килгәндә, депутатлар моңа игътибар итеп тормаячак, дип әйтә. “Агора” ассоциациясе җитәкчесе Павел Чиков та, канун өлгесе ничек әзерләнгән шул килеш, үзгәрешләрсез кабул ителергә мөмкин, ди. Хокук яклаучылар бу канун өлгесенең бернинди дә кысаларга сыймавын һәм аңлашылмавын, теләгән очракта теләсә нинди оешманы да “чит ил агенты”на әверелдереп була торган итеп әзерләнүен әйтә.

Павел Чиков
Павел Чиков
“Канун өлгесендәге “сәяси эшчәнлек” төшенчәсе бернинди кысаларга да сыя торган түгел. Бу атама Русия кануннарында моңа кадәр булмаган “сәяси чара”, “дәүләт сәясәте” һәм “җәмәгатьчелектә фикер тудыру” төшенчәләре белән бирелә. Болар астында нәрсә ятканлыгы бөтенләй аңлашылмый. Бу канун Русиядәге бөтен хөкүмәттән тыш булган оешманы чит илләр белән бәйли ала. Мин хөкүмәттән тыш оешманың җитәкчесе буларак, бу канунны уңай бәяли алмыйм”, ди Чиков.

Аның фикеренчә, Путин президент булып утырганда гражданлык җәмгыятенең беренче тапкыр гына кысылуы түгел. Шолохов та хөкүмәттән тыш оешмаларга беренче генә һөҗүм булмавын әйтә. Дмитрий Медведев президент булган вакытта хөкүмәттән тыш оешмаларга мөнәсәбәт әзрәк йомшара төшкән иде, ди ул. “Миллионнар маршы” һәм оппозициянең башка чаралары бу яңа канун өлгесен әзерләргә этәрде дип өсти ул.

Шолохов Казан хокук яклау үзәгенең бернинди сәяси эшләрдә дә катнашмавын, үзләренең сәяси чараларны финансламавын әйтә. “Шуңа күрә, без бернинди дә сәяси оешма түгел”, ди ул.

Икенче яктан караганда, Казан хокук яклау оешмасы канун бозылып җәберләнгәннәрнең кануный хокукларын яклый. Яз көне Казанда булган урам җыеннарына килсәк, “Дальний” полиция бүлегендә Сергей Назаров вәхшиләрчә үтерелгәч, хокук яклаучылар да полициядән зыян күргәннәр ягына басты.

Полициянең башбаштаклыгына, канун бозуына каршы булган чаралар вакытында Русиядәге бүгенге идарә системасының бары тик хакимиятне генә яклавы турында сүзләр әйтелде. Бу яктан килеп карасак, хокук яклаучылар да сәясәткә катнашкан булып чыга түгелме?

Игорь Шолохов
Игорь Шолохов
“Полиция башбаштаклыгының сәясәт белән бәйләнеше шулай ук бәхәсле мәсьәлә. Чынлыкта бөтен әйбер дә сәясәт белән бәйләнгән. Европа чемпионатында Русия футбол такымының җиңелүе – шулай ук сәясәт. Әгәр берәрсе Русия футбол федерациясе сәясәт белән шөгыльләнүче сәяси оешма дип әйтсә, мәзәк яңгырар иде.

Мисал өчен, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче оешма эшчәнлеге дә сәясәт бит. Бу оешманың эшләве безнең илдә мондый авыру белән чирләүче балаларны дәвалауның бик начар оештырылуын, даруларның бик кыйммәт булуын, балаларның бик начар шартларда дәвалануын күрсәтеп тора. Болар барсы да билгеле бер фикер тудыра һәм ниндидер бер сәясәт булып тора. Бу портфельле сәясәттән, хакимият өчен көрәштән аерылып тора. Төшенчәләрне аера белү кирәк. Сәясәт бик киң төшенчә ул, аңа бөтен нәрсәне дә кертеп карап була. Ишегалларының чисталыгы, урамнарның яктыртылуы да сәясәт.

Интернетта Рус православ чиркәвенең чит илләрдән акча алып сәясәт белән шөгыльләнүе турында искиткеч яхшы бер әйбер бар. Ул шулай ук сәясәт булдыра һәм чит илләрдән ярдәм ала. Димәк, ул шулай ук ук чит ил агенты булып чыга. Бу турыда урамдагы бер кеше түгел, ә Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотов әйтә. Әлегеләрдән соң без гражданлык җәмгыятен үстерергә, йә булмаса өстәмә хисап тотулар белән аны кысылырга мәҗбүр итәргә телибезме дигән сорау да туа”, ди Шолохов.

Русиядәге мөселманнарның диния идарәләре дә узган гасырның 90-нчы елларында гарәп дәүләтләреннән мәчетләр төзелеше һәм башка проектлар өчен ярдәмнәр алды. Татарстан диния нәзарәте вәкиле Вәлиулла Ягъкуб 2000 еллардан соң читтән акчалар алуның нык кыенлашуын, әмма шулай да бөтенләй үк тукталмаганлыгын әйтә. Шулай булгач, бу канун мөселман оешмаларына да кагылыр мени дигән сорау туа.
XS
SM
MD
LG