Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин хакимиятләре Арафатны казып алуга ризалашырга мөмкин


Фәләстин хакимиятләре Фәләстинны азат итү комитеты башлыгы Ясир Арафат гәүдәсен казып калуга ризалык бирергә мөмкин.

Бу хакта France-Presse агентлыгына Арафатның үлемен тикшерүче экспертлар төркеме башлыгы Тәүфик Тирауи белдергән иде. Ул мәрхүмнең туганнары ризалашса, Фәләстин Арафатның гәүдәсен казып алуга ризалашырга мөмкин, диде. Тирауи Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас белән очрашып, эксгумациягә ризалашырга киңәш иткән.

Элегрәк Әл-Җәзирә каналы үзләре алып барылган тикшерүгә таянып, Ясир Арафат полоний мәтдәсе белән агуланган булырга мөмкин, дип белдерде. Канал Европадагы лабораторияләргә мөрәҗәгать итеп Арафатның киемнәрен тикшерергә сораган. Аның хатыны киемнәрен тапшырган инде. Полонийдан элекке күзләү хезмәте хезмәткәре Александр Литвиненко үлгән иде.

Фәләстинны азат итү комитеты башлыгы Ясир Арафат 2004 елда Париж хастаханәсендә вафат булды.
XS
SM
MD
LG