Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный гамәлләре яңадан тикшерелә башлады


Киров өлкәсе губернаторының элекке киңәшчесе, оппозиция җитәкчеләрнең берсе Алексей Навальный гамәлләрен тикшерүче җинаять эше Русия тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсенә тапшырылган.

Элегрәк Русия Тикшерү комитеты башлыгы Владимир Бастрыкин Киров өлкәсендә Алексей Навальныга каршы ачылган җинаять эшен ябу сәбәпләре белән кызыксынган иде.

Тикшерүчеләр Алексей Навальный Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых киңәшчесе булып эшләгәндә, алдашып Киров урман хуҗалыгы дәүләт оешмасына зур зыян китергән дип шикләнә.

Күптән түгел интернетта оппозиция җитәкчеләрең берсе Алексей Навальный һәм Киров өлкәсе башлышы Никита Белыхның үзара алышкан хатлары басылып чыкты. Аннан соң “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре Киров өлкәсе бюджетыннан урлашу мөмкинлекләрен тикшерү таләбе белән чыкты.
XS
SM
MD
LG