Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: саклану бюджеты киселергә мөмкин


Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев хәзерге икътисади вәзгыятьтә бюджет төзәтелергә тиеш дип белдерде.

Аерым алганда саклану өчен бүленгән акчалар бераз киметеләчәк яки планлаштырылган эшләрне үтәү кичектерелергә мөмкин.

Шул ук вакытта Медведев социаль программаларның акчалары киселми, диде.

Русия армиясе һәм флотын яңарту өчен 2020 елга кадәр 20 миллион сум җибәрелергә тиеш.
XS
SM
MD
LG