Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Кырымга очкычлар оча башлады


5 июльдә Акмәчәт һава аланына Казаннан беренче очкыч килде. Очышларны «Ак Барс Аэро» hәм «Алтын-тур» ширкәте оештыра.

Алты ел элек Казаннан Акмәчеткә туры очышлар билгеле булмаган сәбәпләрдән туктатылган иде. Казаннан Кырымга килүчеләр Мәскәү аша килергә мәҗбүр иде. Ә юлчылар өчен бу бик уңайсыз. Юл чыгымнары берничә тапкыр кыйммәтләнүдән башка Кырымга килүчеләр һава аланнары арасында йөрергә дә мәҗбүр иде. Нәтиҗәдә Казаннан Кырымга ял итүчеләрнең килүе бик нык кимеде, чөнки поезд белән 3 тәүлек йөрү өчен дә зур сабырлык кирәк. Шундый вәзгыятьтә бу эшкә Кырымдагы «Алтын –тур» туристлык ширкәте җитәкчесе Илмира Вәлиляева тотынды. Ул үзе бу эшне ничек итеп башлап җибәргәнен сөйләде.

Илмира Вәлиләева
Илмира Вәлиләева
— Мин Казанда булганда Кырымга ял итүчеләр ни өчен күп йөрмәвен өйрәнеп Казанда кешелер белән, хәтта урамнарда да, таксистлар белән дә сөйләштем. Һәм шундый мониторингтан соң мин Казан-Акмәчет-Казан очкыч рейслары булмавы төп роль уйнаганын аңладым. Шуннан Казанда үткәрелгән туристик ярминкәләрдә көз көне катнаштым, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында Радик Муллагалиев белән очрашып сөйләштем. Шулай итеп мин “Ак Барс Аэро” ширкәте белән элемтәгә кердем һәм сөйләшүләр алып бардым.

— Нәтиҗә нинди булды?

— Сөйләшүләр җиңел булмады. Башта “Ак Барс Аэро” бу проектны кабул иткәндәй булды, ә аннары алар аның нәтиҗәле булачагына ышанмый башладылар һәм проект туктап калгандай булды. Без мәсьәләне яз айлары уртага куеп, әгәр без бу проект буенча эшли башлыйбыз икән, “Алтын-тур” Кырымга турлар рекламасын башлап жибәрәчәк, “Ак Барс Аэро” бу проектта катнашмаса, без бу эшне башламыйбыз дип кисәтеп куйдык. Моннан соң “Ак Барс Аэро” уйланып риза булды Һәм без бу проектны башлап җибәрдек һәм ул уңышлы булып чыкты. Хәзер безнең билетлар инде август аена кадәр сатылып бетте. 50 урынлы очкыч Казаннан Акмәчеткә атнага бер тапкыр оча башлады. 50 урыннан сигезен «Алтын-тур» сата һәм безнең билетлар «Ак Барс Аэро»ныкыннан арзан, ягъни бер билет 435 доллар, ике якка. Калган урыннарны «Ак Барс Аэро» сата. Билетларны интернеттан да сатып алырга мөмкин, без «Сбербанк России»да хисап ачтык. Интернет адресыбыз аша безгә мөрәжәгать итә алалар.

— Ә Кырым хакимияте ягыннан ниндидер ярдәм булдымы?

— Әйе, булды. Билетларның арзан булуы өчен без Кырым хөкүмәте рәисе Анатолий Могилевка, Кырым Югары Радасы рәисе Владимир Константиновка мөрәҗәгать итеп билетларның арзан булу өчен ярдәм сорадык. Баштан ук безнең проектка Кырым Югары Радасы депутаты, Курорт һәм туризм комиссиясе рәисе, милләттәшебез Рөстәм Тимергалиев ярдәм итеп торды. Без Акмәчет һава аланы белән дә сөйләшүләр алып бардык, кыскасы без «Ак Барс Аэро» агентлыгының мәнфәгатьләренә лобби ясадык Кырымда.

— Ә сезнең «Алтын-тур» Казаннан килгән туристларны Кырымда урнаштыру мәсьәләсен хәл итәме?

— Әлбәттә. Безнең авиатур пакетына һава аланыннан кунакханәләргә туристларны алып бару, медицина ягыннан иминиятләштерү бәясе дә керә. Без бөтен Кырым буенча безнең проектта катнашырга минипансионатларга тәкъдим иттек һәм бу проектта катнашу өчен бәяләрне төшергән хосусый пансионатлар хуҗалары белән аңлашулар имзаладык.

— Ә менә мөселман кагыйдәләре белән ял итәргә теләүчеләр сездә булмадымы?

— Без моңа әзер түгел идек, ләкин безгә мөрәҗәгать иткән мондый кешеләр булды. Без аларга Судак шәһәрендә шундый кунакханә таптык. Анда мөселман кагыйдәләре буенча шартлар тудырылган, намаз кылу өчен урын бар, аш-су да бу кагыйдәләр буенча әзерләнә.

— Проект уңышлымы, юкмы? Ул кайчан тәмамлана?

— Проект, берсүзсез, уңышлы, чөнки билетлар инде август аена сатылып бара. Жәй проекты 27 сентябрьдә тәмамланырга тиеш, ләкин без аны бәлки тагын да озайтырбыз. Без бөтен проектларны баш партнерым, ирем Муждаба Вәлиләев бәлән бергә башкарабыз. Аның ярдәме булмаса, мин бер эшне дә башламаган булыр идем.

23 июньдә без Казанда Сабантуйда булдык. «Алтын-тур» күп кенә батырларны, хәтта Олимпия чемпионнарын тәрбияләгән, танылган Татарстан тренеры Марат Әхмәдиевкә Кырымдагы иң яхшы кунакханәләрнең берсе булган «Империя» (Кизләү шәһәрендә) кунакханәсенә бер атналык юллама бүләк итте.


Шулай итеп алты еллык тәнәфестән сон Кырымга Казаннан очкычлар оча башлады. Ике тугандаш халык яшәгән, аларны борынгы уртак тарихлары берләштергән, элекке Казан һәм Кырым ханлыклары булган ике төбәк арасында очышлар башлануы әһәмиятле бер факт. Ә инде бу эшнең башында татарлар торуы табигый булса кирәк.
XS
SM
MD
LG