Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда туган дельфинга исем эзлиләр


Чаллыга тамашалар күрсәтү өчен Анападан кайтарылган дельфиннарның икесе ике ел эчендә ике бәби алып кайтты.

Ясалма сулыкларда тотылучы дельфиннарның Русия шартларында бала китерү очраклары теркәлмәгән. Ә менә Чаллыга тамашалар күрсәтү өчен кайтарылган дельфиннарның икесе ике ел эчендә ике бәби алып кайтты.

Чаллыдагы бассейнга 2006 елда дүрт дельфин китерелә. Анапа шәһәреннән күчерелгән бу су хайваннары биредә дельфинарий дип аталган сулыкта тамашалар күрсәтә башлый. Дельфиннарның Инга кушаматлысы 2010 елда балалый. Бу вакытта бәбинең малаймы, кызмы икәнен тиз генә ачыклый алмыйлар. Ни өчен дигәндә, дельфин баласының корсагын ачык калдырып, аркасына яту зарур. Һәм шул мизгелне фотога төшерергә кирәк. Шул рәсем буенча баланың кызмы малаймы икәнен белергә мөмкин икән. Ә инде дельфин баласының атамы, анамы икәнлеген ачыклау шуңа мөһим, аңа кечкенә чакта ук исем кушарга кирәк.

Чаллы бассейнында, ягъни ясалма сулыкта туган беренче дельфин баласының җенесен ул чакта 2 айдан соң гына таныдылар һәм бәбигә Инди дигән исем бирелде. Бу вакыйганы очраклы хәлгә санапмы, яки инде беренче дельфин баласының Татарстан каласы Чаллыда дөньяга килүен ошатмыйчамы, Русия матбугаты бу күренешне әлләни яктыртмады.

Шул ук Анапа шәһәрендәге дельфинарий илдә иң зурлардан санала һәм анда оешуга 20 ел узуга карамастан, бер генә дельфин да бала тапмаган. Шунысын да искәртик, Чаллы дельфинарие Анапа дельфинариенең бүлеге санала. Быелның 19 июнендә 8 яшьлек Сони исемле дельфин бәбиләде.

Чаллы дельфинарие мөдире Марсель Зарипов
Чаллы дельфинарие мөдире Марсель Зарипов
“Дельфинның бала тудыруын безгә күзәтеп торырга гына туры килде. Бу вакытта безнең бурыч яңа туган баланың диварга төртелмәвен, ятьмәләргә эләкмәвен тәэмин итү булды. Югыйсә ул тончыгырга мөмкин иде”, - ди Чаллы дельфинарие мөдире Марсель Зарипов.

Марсель әфәнде әйтүенчә, ана дельфинга Ириска кушаматлы ана дельфин ярдәм күрсәткән. Ириска яңа туган баланы су өстенә этеп чыгарып, беренче сулышын алырга ярдәм иткән. Хәзер дә кайгыртучанлык күрсәтә. Әлеге ана дельфин моннан ике ел элек туган бәбигә дә шундый ук ярдәмне күрсәткән. Дельфин балалары беренче айларында бөтенләй йокламыйлар. Шуңа, зур дельфиннар сабыйны чиратлап карыйлар, саклыйлар.

Сабый дельфинга исем кушуда Чаллы халкы гына түгел, дөньяның бар почмагыннан, бар кеше интернет аша катнаша ала. Әлегә таләпләр шундый, исем, баланың әнисенеке кебек “С” хәрефенә башланырга тиеш. Бәбинең җенесе әлегә билгеле булмаганлыктан, малай яки кыз дельфин исемнәрен тәкьдим итәргә була.
XS
SM
MD
LG