Русия Думасы чит илдән грантлар алучы хөкүмәттән тыш оешмаларга “чит ил агенты” статусын бирү хакындагы канунны икенче укылышта кабул итте. Аны 323 депутат яклап чыкты, 4се каршы чыкты, берсе тавыш бирүдән тотылып калды. “Гадел Русия” фиркасе тавыш бирүгә байкот белдерде.
“Бердәм Русия” тәкъдим иткән канун өлегесендә әйтелгәнчә, чит илдән акчалата ярдәм алучы хөкүмәттән тыш оешмалар махсус исемлеккә кертеләчәк. Алар хисапларын башка тәртиптә тапшырырга тиеш була. Ә канунны тиешенчә үтәмәүчеләр өчен административ һәм җинаят җаваплылыгы каралган.
Русиядәге бик күп хөкүмәттән тыш оешмалар һәм хокук яклаучылар бу канунга каршы чыга. Президент каршындагы кеше хокуклары Шурасы башлыгы Михаил Федотов, әлеге канун Конституциягә каршы килә, дип белдерде.
Җомга Русия думасы бинасы янында каршылык чаралары булды. Активистлар бер кешелек пикетлар үткәрде. Алар хөкүмәттән тыш иҗтимагый оешмалар канунының кырыслануын тәнкыйтьләгән шигарь күтәреп торды.
“Яблоко” фиркасе җитәкчесе Сергей Митрохин активистлар белән бергә Дума янына килде. Ул “Әлеге канунны кабул итү - тоталитар дәүләт тәртипләренә кайту”, дип белдерде.