Accessibility links

Кайнар хәбәр

10 июльдә "Булгария" корбаннарына һәйкәл ачылачак


10 июльдә "Булгария" көймәсе батуына бер ел тулганда Кама Тамагы районы Сөйки авылында үлүчеләр рухына багышлап һәйкәл ачылачак. Үткән ел ул урында булачак һәйкәлнең ташы куелган иде.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы чарада катнашырга теләүчеләрне Кама ярына бушлай автобусларда алып барачак. Транспорт иртән Казан елга портыннан иртәнге 8.30 һәм 9да китәчәк.

"Булгария" көймәсе 2011 елның 10 июлендә ярдан 3 км ераклыкта Сөйки авылы янында баткан иде. Көймә Болгардан Казанга кайта торган булган. Анда булган 200 артык кешенең 79се исән калды, 122 батып үлде.
XS
SM
MD
LG