Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар өлкәсендә су басуда һәлак булучылар арта


Геленджик шәһәрендә яшәүчеләр
Геленджик шәһәрендә яшәүчеләр

Краснодар өлкәсендә су басуда һәлак булучылар саны 150дән артты. Каза миллиард сумлык зыян салган.

Һәлак булучыларның күпчелеге Кырым районында. Әлегеләр хакында төбәкнең эчке эшләр идарәсе хәбәр итә. Хакимиятләр әлегә казаның нидән килеп чыкканнын белдерми.

Соңгы хәбәрләргә күрә, һәлак булучылар саны 155 кеше. 13 меңләп йортны су баскан. Юлларны су агызган, элемтә өзелгән. Кайбер авылларда җирле хакимият иминлек өчен ут бирүне туктаткан.

Русия гадәттән хәлләр тыш министрлыгы табигать казасы булган урынга коткаручылар җибәрде һәм кирәк булса җәйләүләрдәге балаларны да башка урынга күчерәчәкләрен белдерде. Су басуда килгән казаны бетерүгә хәрбиләр дә җәлеп ителгән.

Тикшерү комитеты һәлак булучылар күп булганга беренчел тикшерү үткәрә.

Күрүчеләр әйтүенчә, Кырым шәһәренең яртысын су баскан. Анда җиде метр биеклегендә ташкын төшкән. Кырым шәһәрендә яшәүчеләр ташкын таулардагы сусаклагычлардан төшкән булырга мөмкин дип белдерә.

Геленжик һәм Новороссийскига гадәттән тыш хәл кертелгән. Геленджик хакимияте җиде мең кешегә зыян килгән дип белдерде. Анда ике меңнән артык йортны су баскан. Геленджик районында 320 йорт су баскан килеш кала. Новороссийскида да йортларны су басты, анда ике кеше һәлак булды.

Тимер юлның Крымская-Баканская өлешендә поездлар, Краснодар-Новороссийски юлының бер өлешендә машиналар йөрү туктатылган.

Русия гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков әлеге һәлакәткә күрә оештырылган оператив штаб утырышында: “Милекләре бөтенләй юкка чыкканнарга беренче кирәк-яраклар алу өчен башта 100 мең сум, өлешчә мөлкәтләрен югалтканнарга 50 мең сум түләнәчәк”, дип белдерде. Аның әйтүенчә, моңа башка түләүләр керми. Краснодар өлкәсе губернаторы Александр Ткачев та һәлак булганнарның гаиләләренә акча түләнәчәк дип белдерде.

Каза китергән зыян миллиард сумнан да күбрәк булырга мөмкин дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG