Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмит Карзаи Әфганстанга ярдәмне туктатмаска чакырды


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи, талиблар режимы җимерелгәч башланган сәяси һәм икътисади реформаларны дәвам итү өчен илгә алга таба да читтән финанс ярдәме кирәк, дип белдерде.

Карзаи бу хакта бүген Токиода үтүче Әфганстанга ярдәм итүче дәүләтләр конференциясендә чыгыш ясаганда әйтте. 2014 елда Әфганстаннан чит ил гаскәрләрен чыгаргач туачак вәзгыять әлеге конференциядә тикшерелүче төп мәсьәлә. Очрашуда катнашучы 70ләп ил киләчәк дүрт елда Әфганстанга 16 миллиард доллар бүлеп бирергә вәгъдә итте.

Кабулдан бу акчалар түрәләрнең кесәләрендә генә калмыйча билгеләнгән максатларда тотылачагына гарантия көтелә. Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Карзаи коррупциягә каршы көрәшне төп максатларның берсе икәнен әйтте.

БМО Генераль сектретаре Пан Ги Мун, Токиодагы очрашуда чыгыш ясап, Әфганстанга җитәрлек ярдәм булмаса, соңгы дистә елда башкарылганнарның күбесен юкка чыгарырга мөмкин, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG