Accessibility links

Кайнар хәбәр

Елга порты “Булгария” корбаннарын искә алырга әле рөхсәт бирмәгән


Казан елга порты җитәкчелеге активистларның үтенечен әлегә канәгатьләндермәгән. 10 июльдә “Булгария” казасына бер ел тула.

Бу чараны оештырырга теләгән активистларның берсе Азатлык радиосына: “Без 10 июль көнне кичке сигездә елга портында, бер ел элек каза булган көнне исән калганнар кайтып төшкән урында искә алу чарасы үткәрергә теләп, Казан елга порты җитәкчелегенә шалтыраткан идек, әмма безгә "җитәкче исеменә гариза языгыз, ул аңа бер атна эчендә җавап бирергә мөмкин" дип әйттеләр”, ди. Бер атна көтеп ятсак искә алу көне узып китә бит дип борчылды ул. Дүшәмбе көнне активистлар елга портына барып җитәкчелек белән чара үтәрү турында кара-каршы очрашып сөйләшергә ниятлиләр. Алар уңай җавап алырга өметләнәләр.

Рөхсәт булмаса да, искә алу чарасын үткәрәчәкләрен әйтә ул. Әлеге активист: “Без елга буена йөрергә чыккан кебек кенә итеп киләчәкбез. Бу тыелмый бит”, ди. Ул шулай ук казада балаларның да күпләп үлүен искә алып, һавага ак шарлар очырачакларын, шәмнәр кабызачакларын белдерде. Һәлак булганнарны минутлык тынлык белән искә алачаклар. Шулай ук мулла һәм чиркәү әһелен дә чакырып һәлак булганнар рухына гыйбадәт кылдырырга теләкләре бар.

Вконтакте социаль челтәрендә “Булгария. Хәтер. Ярдәм. Хакыйкать” дип аталган төркем бар. Анда барлыгы 6 мең 147 кеше теркәлгән. Бу төркемнең активистлары елга портында берничә чара үткәрде инде. Шулай ук ятим калган балаларга ярдәм итү өчен уенчыклар, уку кирәк-яраклары, кием-салым җыюны да оештырдылар.
XS
SM
MD
LG