Әфган рәсмиләре илнең төньягында зина кылуда гаепләнгән бер хатын-кызның халык алдында атып үтерелүен тикшерә башлады. Бу хәлне төшергән видеоны Reuters мәгълүмат агентлыгы күрсәтте. Видеода арты белән борылган хатын-кызның башына аталар. Халык бу хәлгә хуплау белдерә. Әлеге хәл Кабулдан 100 чакрым ераклыктагы Рәрвән вилаятендә булды.
Эчке эшләр министры Сидыйк Сидыйки, хөкүмәтнең “бу вәхшилекне” тикшерәчәген белдерде.
“Бу җинаять Ислам кауннарына һәм ил кануннарына каршы килгән гафу итмәслек бер гамәл”, диде Әфганстан президенты Хәмид Карзаи.
Кеше хокукларын яклау оешмалары мәгълүматларына караганда, соңгы бер ел эчендә Әфганстанда хатын-кызларның хәле йәнә начарайган.
Вилаять губернаторы Саланги сүзләренә караганда, үтерелгән хатын-кыз белән Талибанның ике җитәкчесе мөнәсәбәттә булган. Хатын-кыз аркасында икесе арасында чыккан низагны хәл итәр өчен алар аны зинада гаепләп атып үтерергә карар кылган. Талибанның матбугат вәкиле бу мәгълүматне кире какты.