Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Идел” яшьләр үзәгендә XXII Татар яшьләре көннәре башланды


Узган ел XXI Татар яшьләре көнендә катнашучылар
Узган ел XXI Татар яшьләре көнендә катнашучылар
9-15 июль көннәрендә Казан янындагы “Идел” яшьләр үзәгендә XXII Татар яшьләре көннәре үтә. Яшьләр җыенын Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияты һәм “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Быел Казанга Русиянең 25 төбәгеннән, шулай ук Әзәрбайҗан, Казакъстан, Кытай һәм Төркиядән 180ләп кеше килде.

Бер атна дәвамында яшьләр өчен татар теле, татар тарихы һәм мәдәнияте дәресләре, җыр һәм бию остаханәләре оештырылачак. Җыен барышында яшьләр хакимият, мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә катнашачак.
XS
SM
MD
LG